Чаллыда «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа балалар бакчасы ачылды
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бүген Чаллыда «Калейдоскоп» 130нчы балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән. Ул 220 балага исәпләнгән, шул исәптән өч яшькә кадәрге 120 баланы да. Бу хакта автошәһәрнең Мәгълүмати сәясәт идарәсе һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хәбәр итә.
Тантаналы чара мэр Наил Мәһдиев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашында узды. Кунаклар балаларны бер яшьтән кабул итә торган ясле төркемнәрендә дә булды.
Наил Мәһдиев ил һәм республика җитәкчелегенә Чаллыда балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелешенә зур игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм быел Чаллыда берьюлы ике мәктәп һәм өч балалар бакчасы төзелүен искәртте. Әлфия Когогина шулай ук барысын да яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылу белән котлады. «Без бүген матур, заманча һәм имин балалар бакчасы ишекләрен ачтык. Мин ихлас күңелдән бу балалар бакчасында балаларның бәхетле булуын, бирегә икенче йортларына кебек килүләрен, моннан мәхәббәт һәм игътибар алып китүен телим», — диде парламентарий.
Балалар бакчасы мөдире Анджела Никонова шулай ук республика, шәһәр, төзүчеләр һәм үз коллективы хезмәткәрләренә, шулай ук бүгенге көнне сабыр гына көткән ата-аналарга рәхмәт белдерде.
Балалар бакчасы 12 төркем, музыка залы, спорт залы, азык-төлек блогы, кер юу блогы, медицина блогы, тар белгечләр кабинетлары һәм 12 уен мәйданчыгы белән җиһазландырылган, аларның һәркайсында бишәр кече архитектура формасы урнаштырылган. Территориядә 12 видеокамера урнаштырылган. Төзелеш 286,7 млн сумга төшкән.