Казанда ике дистә ел элек барган «Йолдызлар сәламе» эстрада фестивале яңартыла
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанда «Йолдызлар сәламе» дигән проект яңартылачак. Яңа проект 28 сентябрь Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була. «Проект 20 ел элек Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булган иде. Кабат сәхнәгә кайтарасыбыз килә. Концерт өч буын татар артистларын берләштерә һәм ике тәнәфестән торачак», — диде Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов матбугат вәкилләре белән очрашуында . Оештыручылар аңлатуынча, концерт өч бүлектән тора. Анда өлкән, урта буын һәм яшь буын артистлары катнаша. «20 ел элек тә мин алып барган идем. Ул вакытта концерт иганәче хисабына узды. Иганәчене җырчы Зиннур Нурмөхәммәтов тапкан иде, концертны ул оештырды», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин. Беренче концертны Алмаз Хәмзин өлкән буын артистлары — Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһүдин белән алып барган булган. «Быелгы концертның сценарий авторы да, режиссеры да, алып баручысы да мин булам», — диде ул. Концертны Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды оештыра.