Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Ульяновск өлкәсенең сәүдә-икътисади багланышлары зур
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Русский белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан һәм Ульяновск өлкәсенең сәүдә-икътисади багланышлары зур. Ульяновскига бензин һәм дизель ягулыгы, шиннар, йөк автомобильләре, химия продукциясе, ашлама, катнаш азык, пыяла һ.б. китерелә. Ульяновск өлкәсеннән Татарстанга йөк һәм җиңел автомобильләр, автобуслар, цемент, түбә ябу материаллары, агросәнәгать комплексы продукциясе, тимер-пресс җиһазлары кертелә. «Безнең, ара якынлыгын, бер төрле сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы тармакларын исәпкә алып, сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү перспективалары яхшы. Безнең предприятиеләр төрле юнәлешләрдә партнерлыкны актив үстерергә әзер», — дип ассызыклады ТР Президенты. Очрашу барышында машина төзелеше, авиатөзелеш, цифрлаштыру, мәгариф һәм фән, туризм һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсендә яшәүче татарларга ярдәм күрсәткән өчен аерым рәхмәт белдерде, бу — 150 меңгә якын кеше. Шулай ук ТР Президенты Алексей Русскийга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды, диелә хәбәрдә.