Андрей Кондратьев: Участоклардагы видеотеркәү тавыш бирү сере принцибын бозмый
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Республиканың барлык сайлау участокларына урнаштырылган видеокамералар челтәре Россия Дәүләт Думасының өч көн дәвам иткән сайлауларында тавыш бирү серенең принцибын бозмый.
#ТатарстанОнлайн программасының туры эфиры барышында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шулай дип белдерде. Ул камераларның Россия Үзәк сайлау комитеты карарын төгәл үтәп урнаштырылуын әйтте.
«Урнаштыру схемасы шартларының берсе — тавыш биргән вакытта сайлаучының бюллетене камера объективына эләкми. Тавыш бирү сере тәгаен саклана», — диде Кондратьев.