Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләре 14.00 сәгатьтә игълан ителәчәк
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләре бүген Мәскәү вакыты белән көндезге сәгать икедә игълан ителәчәк. РИА Новости язганча, Үзәк сайлау комиссиясе Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар нәтиҗәләрен Мәскәү вакыты белән көндезге сәгать икедә игълан итәргә планлаштыра. Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр узды. Шушы ук көннәрдә Россия Федерациясенең тугыз төбәгендә субъект башлыгын һәм 39 региональ парламентка сайлау узды.