Нурулла хәзрәт: Финанс пирамидасыннан кергән акчага мәчет салган кешегә савап булмый
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин сүзләренчә, финанс пирамидасыннан кергән акчага мәчет салган кешегә савап булмый. «Әйтик, кеше хәрам акчага мәчет салып куйды. Шәригать буенча, хәрам акчага мәчет төзергә ярамый. Беренчедән, синең моңа хәтле кылган гөнаһларың кичерелми. Икенчедән, бу изге эшнең савабы булмый», — диде ул «Интертат»ка «Финанс пирамидасында эшләнгән акчага мәчет салып куйса, кешенең гөнаһлары кичереләме?» — дигән сорауга. Аның әйтүенчә, мондый мәчеткә кешеләр йөри ала. «Мәчетнең проблемасы юк. Анда кешеләр дә йөри ала», — дип искәртте ул. Нурулла хәзрәт билгеләп үткәнчә, савап хәләл эштән генә килә. «Без кешеләргә: „Хәләл акчалар эшләгез“, — дип гыйлем бирергә тырышабыз. Изгелекне эшләгән кешегә савап кирәк булса, ул акчаның хәләл булырга тиешлеген белеп торырга тиеш», — диде имам-хатыйб.