Татарстан синоптиклары -2 градуска кадәр кырау турында кисәтә
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 сентябрьдә, Татарстанда кырау төшәргә мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан уртача тизлектә җил фаразлана. Төбәктә төнлә һава температурасы 0 градустан алып +5 градуска кадәр булачак, урыны белән туфракта һәм һавада -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Казанда терекөмеш баганасы 0дән түбән төшмәячәк. Көндез Татарстанда һава температурасы +8.+13 градуска кадәр күтәреләчәк. Республиканың көньягында җылырак булачак.