Казанда Борнай мәчете төзекләндереләчәк
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты рәисе Иван Гущин белән очрашты. Җитәкчеләр Казан шәһәренең Борнай мәчетендә булачак ремонт-торгызу эшләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, иң беренче чиратта, бинага су үтеп керү, диварлар юешләнү белән белән бәйле проблемаларны бетерү, шулай ук түбәне төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итү таләп ителә. Бүген ул үз эшен дәвам итә һәм берьюлы 250 кешене сыйдыра ала.