Пермь университеты һәлак булганнарның гаиләләренә өстәмә акча түләячәк
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген һөҗүмгә дучар ителгән Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университеты атыш вакытында һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә өстәмә акча түләячәк. Бу хакта РФ Фән һәм белем бирү министрлыгының рәсми Telegram-каналы министрлык башлыгы Валерий Фальковка сылтама белән хәбәр итә. "Һәлак булганнарның гаиләләренә югары уку йорты өстәмә миллион сум бүлеп бирәчәк, зыян күрүчеләргә - 500 мең", - диде Фальков атышта зыян күрүчеләр ята торган Пермь крае клиник хастаханәсенә визиты вакытында. Бүген, 20 сентябрьдә, студент Пермь дәүләт университеты территориясендә ут ачты. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре 18 яшьлек студентны тоткарлаган. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, фаҗигадә алты кеше үлгән, 24 кеше яраланган. Россия Президенты Владимир Путин һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, һәлак булган кешеләрнең туганнарына Пермь крае хакимиятеннән 1 миллион сум түләнәчәк.