Мәскәү татар милли хәрәкәте активисты Гаяс Ямбаев ковидтан вафат
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Мәскәүнең Көньяк-көнчыгыш округы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Гаяс Ямбаев ковидтан вафат. Аңа 10 сентябрьдә 81 яшь тулган.
«Гаяс абый Мәскәүнең танылган татар активисты булды. Милләтне саклау өчен бик күп проектлар эшләде. Ул һәрвакыт беренче булып йөрде, Мәскәү активистлары аны белә. Ул шундый хөрмәтле аксакал иде. Олы яшьтә булуына карамастан, чараларда катнашты, яшьләргә ярдәм итте. Безгә билгеле булганча, ул ковидтан үлгән», — дип сөйләде Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин.
Аның сүзләренчә, Көньяк-көнчыгыш округындагы автономия бик танылган, анда татар этнокомпоненты булган мәктәп эшли.
Якынча мәгълүмат буенча, Гаяс Ямбаев пәнҗешәмбе көнне көнне 10:00 сәгатьтә Кузьминки зиратында җирләнә.