Татарстанда узган тәүлектә 5 кеше коронавирустан вафат булган
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше коронавирус инфекциясеннән вафат булган. Республикада ковидтан вафат булучылар саны 736га җитте, дип хәбәр итте Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы. 1946, 1956, 1957 һәм 1964 елгы дүрт ир-ат, шулай ук 1961 елгы хатын-кыз коронавирус корбаны булган. Алдарак «Татар-информ» узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 62 очрагы ачыклануын язган иде.