Миләүшә Хәбетдинова: 1920 елларга кадәр татар белән башкорт «чәкәләшмәгән»
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова 1920 елларга кадәр татар белән башкорт арасында низаг булмаганын һәм ике милләт галимнәре бергә фәнни эшчәнлек алып барганын әйтте.
«1920 елларга кадәр татар белән башкорт зыялылары беркайчан да бер-берсе белән чәкәләшмәгән. Башкорт җиреннән шәкертләр „Мөхәммәдия“ мәдрәсәсенә укырга килергә омтылып торган. Казан башкортларга иҗади яктан үсәргә мөмкинлекләр тудырган», — диде Миләүшә Хәбетдинова Казан федераль университетының татар филологиясе юнәлешендә укучы студентларга.
Әдәбият белгече мисал итеп башкорт галиме Зәбих Искужинның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чарада шулай ук Гөлчәчәк Саламатова иҗат иткән «Зәбих Искужин: Идел ярында Сакмар егете» китабы тәкъдим ителде.
«Зәбих Искужин күренекле әдәбият галиме Галимҗан Нигъмәтинең иң яхшы шәкертләреннән берсе булган. 26 яшьлек кыска гомере эчендә ул Һади Такташ, Шәехзадә Бабич һәм Мирсәй Әмир турында саллы фәнни эшләр калдырган, татар журналларында яшь башкорт шагыйрьләренең иҗаты турында мәкаләләр язган», — диде Миләүшә Хәбетдинова.
Гөлчәчәк Саламатованың яңа китабына Миләүшә Хәбетдинова архивлардан тапкан материаллар да кергән. Әлеге басманы Хәбетдинова башкорт һәм татар галимнәренең уртак хезмәте, дип атады. «Башкортлар белән татарларның дуслык традицияләрен дәвам итеп, без дә уртак эш башкарырга булдык», — диде ул.
Зәбих Искужинның иҗатын өйрәнүгә Нәкый Исәнбәтнең шәхси архивыннан табылган истәлекләр этәргеч ясаган. Зәбих Искужинның әдәбият фәнендә эз калдыруында Галимҗан Нигъмәтинең роле зур булган. Галимҗан Нигъмәти исә, Галимҗан Ибраһимовның фикердәше булган.