Татарстанда яңгыр һәм 4 градус салкын көтелә
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез кайбер районнарда бераз яңгыр яварга мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һава температурасы +4..0 градус, ә республиканың көнчыгыш районнарында – 4 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +6..+11 градус булачак.