Әлмәттә коронавирус чикләүләре сәбәпле, Өлкәннәр көненә багышланган чаралар үткәрелми
![Әлмәттә коронавирус чикләүләре сәбәпле, Өлкәннәр көненә багышланган чаралар үткәрелми](https://tatar-inform.tatar/attachments/2d1179ddb185bab273444aeebf959e38161b0ee5/store/fill/780/440/1fd08d6eb07a788080a362106a7f010853072c3bf129b38c6511062f5e17/71d6ec5a37e0016873bfd608ec379271.jpg)
(Әлмәт, 30 сентябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәттә коронавирус чикләүләре сәбәпле, Өлкәннәр көненә багышланган чаралар үткәрелмячәк. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов үз сәхифәсендә туры эфирда хәбәр итте. Ул, эпидемиологик хәл аркасында, биналарда ветераннар һәм пенсионерлар өчен ачык чаралар үткәрүне гамәлдән чыгару турында карар кабул ителүен әйтте. Район башлыгы шулай ук әлмәтлеләрне якын туганнары турында кайгыртырга һәм COVID-19 инфекциясеннән прививка ясатырга чакырды.