Апас районы «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсында җиңде
(Апас, 27 сентябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ» ). Апас районы «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсында призлы урынны алды.
«Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсы дүрт номинация: «Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның уңай яшәү тирәлеген тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү», «Муниципаль икътисади сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү», «Муниципаль берәмлекләр халкы белән нәтиҗәле „кире элемтәне“ тәэмин итү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү һәм гражданнарны җирле үзидарәне башка рәвешләрдә гамәлгә ашыруга (гамәлгә ашыруда катнашуга) җәлеп итү», «Милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, муниципаль дәрәҗәдә милли сәясәт өлкәсендә башка чараларны гамәлгә ашыру» буенча үтте.
Җиңүчеләр шәһәр округлары (җирлекләре) һәм авыл җирлекләре арасында билгеләнде.
Район шәһәр җирлекләре арасында «2021нче елда шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның уңай яшәү тирәлеген тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү» номинациясендә икенче урынга ия булды.