Инвестицияләрдә акча эшләргә теләгән алабугалы мошенникларга 2 млн сум акча күчергән
(Алабуга, 30 сентябрь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабуга районы буенча полиция бүлегенә 58 яшьлек ханымнан мошенниклык факты турында гариза килгән. Хатын-кыз 2 миллион сумнан артык акчасын югалткан.
Зыян күрүченең сүзләренчә, социаль челтәрләрнең берсендә ул инвестицион компания рекламасына тап була. Ханым сылтама буенча күчеп, сайтта теркәлә, шуннан соң аның телефонына билгесез ир-ат шалтырата. Шалтыратучы үзен инвестицион компания хезмәткәре дип таныштыра.
Ул хәбәр иткәнчә, киләчәктә табыштан кергән акчаларны алу өчен ханымга яңа банк картасын рәсмиләштерергә кирәк. Шуннан соң зыян күрүче белән билгесез хатын-кыз сөйләшә, ул шулай ук инвестицион компания хезмәткәре тарафыннан күрсәтелгән счетка акча күчерү кирәклеге турында хәбәр итә.
Шалтыратучыларның күрсәтмәләрен үтәп, зыян күрүче берничә көн дәвамында күрсәтелгән счетка төрле суммалар күчерә.
Шалтыратучылар әйтүенчә, билгеләнгән көнне әлеге акчалар алабугалы ханымга процентлар белән бергә кире кайтырга тиеш була. Әмма зыян күрүче вәгъдә ителгән табышны алмый, ә мошенниклар элемтәгә керүдән туктый. Алдакчылар корбаны булуын аңлап, алабугалы полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлеге факт буенча Алабуга районы буенча тикшерү бүлегендә җинаять эше кузгатылган.