Казанда Евгений Завойский исемендәге премияләрне тапшырдылар
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Елена Симакова). Татарстан башкаласында Евгений Завойский исемендәге премия җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бүләк табигый фәннәр өлкәсен үстерүгә һәм камилләштерүгә зур өлеш керткән яшь галимнәргә бирелде.
Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быелгы премия ияләре арасында — КФУ ның Физика институтының Семен Альтшулер исемендәге магнитлы радиоспектроскопия һәм квантлы электроника фәнни-тикшеренү лабораториясе проектының баш инженеры Максим Пудовкин бар.
Икенче дәрәҗәдәге җиңүче дипломын КФУның Физика институтының гомуми физика кафедрасы доценты Айрат Кыямов алды.
Моннан тыш, финалистлар исемлегенә КФУ дан Гадел Гарифуллин һәм Фадис Морзаһанов, шулай ук КНИТУ-КАИ дан Люция Хәйруллина керде.
Татарстан башкаласында Евгений Завойский исемендәге премия 1997 елдан башлап яшь галимнәргә бирелә. Аның төп бурычы — Казан физик мәктәбенең югары дәрәҗәсен саклау.
Премияне Казан башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, КФУ һәм Евгений Завойский исемендәге Казан физика-техник инстуты оештыра.