«Гаилә» мәчете янәдән «Әбием догалары» флешмобын оештыра
![«Гаилә» мәчете янәдән «Әбием догалары» флешмобын оештыра](https://tatar-inform.tatar/attachments/f38ac573f2dad7792a4f3fbf8ced7bc9c534e0fe/store/crop_and_fill/0/35/1170/657/780/440/2a0dfab6f84cdda387e0379f8375b9b83cc2d661f23416298d97950d6db4/%D0%B3%D0%B0%D0%B8%D0%BB%D3%99+%D0%BC%D3%99%D1%87%D0%B5%D1%82%D0%B5.jpg)
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Гаилә» мәчете янәдән «Әбием догалары» флешмобында катнашырга чакыра. Ул 1 октябрь — Өлкәннәр көне уңаеннан оештырыла.
«Флешмобта катнашу өчен әби-бабаларыгыз, әти-әниләрегезнең һәм өлкән яшьтәге туганнарыгызның Коръән сүрәләре укуларын, дога кылуларын видеога төшерергә һәм #әбиемдогалары #дога хэштеглары белән Инстаграм аккаунтыгызга урнаштырырга кирәк», — диде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Видеоларны 1 — 31 октябрь көннәрендә урнаштырырга кирәк.
«Якын кешеләрегез бу дөньяда инде юк, әмма аларның аудио яки видеоязмалары сакланып калган икән, искәртеп куярга онытмагыз, алар өчен дога кылырбыз», — диде хәзрәт.