Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Сентябрь
2021

Тубыл шәһәрендә балаларны татарча шигырьләрнең мәгънәсен аңларга өйрәтәләр

0

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Тубыл шәһәрендә «Әбием сабаклары» шигырьләр җыентыгы авторы  Рәшидә Зәнкиеваның  тәрбияви темаларга язылган шигырьләренә багышланган чаралар үтте. Бу турыда «Яңарыш» сайты яза.

Шәһәрнең 15 этномәдәни компонентлы мәктәбендә Рәшидә апаның үзе кичергән хисләрен күңеле аша үткәреп, шигъри юлларга салып иҗат иткән шигырьләре белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Банисә Ниязова  укучыларын таныштырды. Татар шигъриятенә карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләгән укытучы укучыларын шигырьләрнең мәгънәсен, эчтәлеген аңларга өйрәтте.

Балаларның игътибарын шигырь укуның матурлыгына юнәлтте. Шигърият — ул җанны дулкынландырган, аның кешегә, табигатькә, Ватанга булган чиксез мәхәббәте белән сугарылган бер көй дип әйтәләр. Шигырьләрне Банисә Сөнгатулла кызы укыганда, укучылары зур кызыксыну белән тыңладылар.

20 сентябрьдә Рәшидә Шәрәфулла кызына 92 яшь тулды. Шул уңайдан Банисә Сөнгатулла кызы шагыйрәнең биографиясе белән таныштырды.

«Рәшидә апа Ялутор районының Бумаер авылында туа, монда башлангыч белем ала, 1947 нче елда Аслана урта мәктәбен тәмамлый, 1948 нче елда экстерн тәртиптә Тубыл татар педучилищесын, 1953-1957 нче елларда Тубыл пединститутының филология факультетының татар бүлеген тәмамлап, Хуҗайлан сигезьеллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. 1957 нче елда Якуб Камали улына тормышка чыга, алар 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Якуб абый язган әсәрләрне дә беренче булып Рәшидә апа укый»,  — дип сөйләде.

6 сыйныф укучылары белән Я.Зәнкиевнең романнарын, хикәяләрен дә искә алдылар. Әдәби сәгатьләрдә Банисә Сөнгатулла кызы укучыларының йөрәгенә үтеп керерлек саф, якты хисләр белән язылган шигырьләрендә ата-анага мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләгән җирле авторыбыз иҗатын белү мөһим, кирәк булганын аңлатты.

Укытучы һөнәрен, татар теле һәм әдәбиятын ихлас күңеле белән яратып эшләгән мөгаллимәгә киләчәктә дә уңышлар, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашып шигырьләр иҗат иткән Рәшидә апа Зәнкиевага корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день





Москва

Главный врач клиники "Мегастом", стоматолог Владимир Лосев: в каком возрасте оптимально устанавливать брекеты


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Город одобрил гранты для столичных компаний более чем на 1 млрд рублей



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Анастасия Волочкова

Анастасию Волочкову покалечил астролог




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

СберСтрахование жизни выступила партнёром международной олимпиады по страхованию

Московские спортсмены выиграли 141 медаль на Играх стран БРИКС

Легенда вне времени Жанна Агузарова и легенда поп-музыки Жанна Фриске:самое интересное с Премии МУЗ-ТВ 2024


Уимблдон

Российские теннисисты подпишут декларацию о нейтралитете для участия в Уимблдоне



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Владимир Путин

Посол США Эмануэль: Вашингтон разозлил визит Путина в КНДР и Вьетнам



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России