Түбән Камада яшь балалы гаиләләрне агач утырту акциясенә чакыралар
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Шимбә, 2 октябрьдә, шәһәрнең «Гаилә» паркында «Балаң тудымы — агач утырт» проекты кысаларында агач утырту оештырыла.
Акцияне Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты ярдәмендә «ЭкоМир» оешмасы үткәрә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
«Акциядә 2021 елда балалары туган 150 дән артык гаилә катнашты инде. Кешеләр бу идеяне бик теләп хупладылар, бер яктан, көтеп алынган баланың туган көне хөрмәтенә агач утыртырга, икенче яктан, шәһәрнең экологик иминлегенә үз өлешләрен кертергә була», — ди Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина.
Акция «Гаилә» паркында 9:00 сәгатьтә башлана. Паркның амфитеатры янына килергә кирәк.