Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышын үткәрде
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Анда берничә инновацион проект тәкъдим ителде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Яшел» икътисадның үсеш перспективалары турында Россиядә UPM фин урман сәнәгате компаниясенең корпоратив мөнәсәбәтләре буенча директоры Наталия Малашенко сөйләде. Ул климат үзгәрешләре белән көрәшкә һәм циркуляр икътисадка ярдәм итүгә юнәлтелгән проектларны тәкъдим итте. «Яшел» икътисад принциплары — бүген бу бик актуаль һәм мөһим тема. Урман сәнәгате һәм биодизель буенча күп кенә темалар безгә кызыклы. Калдыкларны киметү буенча тәҗрибә бик мөһим», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллинга республиканың UPM һәм энергетика компанияләре катнашында түгәрәк өстәл оештырырга кушты. «Эм-Си Баухеми» ҖЧҖ вәкиле Евгений Журавлев конструкцияләрне утыртмау, сәнәгать предприятиеләрендә нигезләрне тотрыклы итү һәм көчәйтү технологиясен тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов борынгы биналарны реконструкцияләү эшләрендә бу технологияне кулланырга киңәш итте. «Тота Системс» ҖЧҖнең техник директоры Андрей Арбузов цифрлы чыганаклар өчен интеллектуаль скважина системаларын күрсәтте. Татарстан Президенты кече нефть компанияләре җитәкчеләренә әлеге технологияне игътибарга алырга тәкъдим итте.