Сигез айда маркетплейсларга чыккан Татарстан эшмәкәрләре саны 4 тапкыр артты
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Елена Симакова). Узган ел белән чагыштырганда, 2021 елның 8 аенда маркетплейска чыккан Татарстан сатучылары саны 4 тапкырга арткан. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Тулы вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде. Әгәр 2020 елда электрон сәүдә мәйданчыкларына Татарстаннан 3291 эшмәкәр килсә, 2021 елның гыйнварыннан августына кадәр 12573 республика сатучысы маркетплейсларда үз товарларын урнаштырган. «Без көн саен саннар алабыз, бүгенге көндә Татарстаннан сейлерлар саны 5 тапкырга диярлек артты, — дип аңлатты омбудсмен. Ә Татарстан сатучыларының гомуми өлеше — иң зур электрон мәйданчыкларда эшләүче Идел буе федераль округындагы барлык сейлерлар арасында 19 процент тәшкил итә. Ягъни, Идел буе федераль округыннан маркетплейска чыга торган һәр бишенче сейлер — ул безнең республика вәкиле». Габделганиев аңлатканча, быелның 8 аенда Татарстан эшмәкәрләре 18,5 млрд сумлык товар саткан. «Күпме бу, әллә азмы? Якынча шундый ук чорда республиканың барлык дәрәҗәләре бюджетлары кече бизнестан әлеге суммага товарлар һәм хезмәтләр сатып ала. Ә монда бары тик товарлар гына, — диде спикер. Бу безнең бизнес өчен яхшы өстәмә. Нәтиҗәсен күрәбез инде».