Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә OZON логоүзәгенең икенче чираты төзелешенә старт бирде
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанның Яшел Үзән районында илнең иң зур онлайн-ритейлерларының берсе логистик үзәкнең икенче чираты төзелешенә старт бирелде. Логистик комплексны Romex компанияләр төркеме төзи, ул проектка 1,8 млрд сум инвестицияли. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул проектның республиканың үзе өчен дә, Идел буеның күрше төбәкләре өчен дә зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. «Бу гаҗәеп объект, биредә 400 мең төрле әйбер сатыла. Безнең өчен иң мөһиме, бу проект безнең җитештерүчеләргә базарга чыгарга мөмкинлек бирә. Һәм без нәтиҗәне күрәбез — республикада электрон сәүдә әйләнеше 9 айда биш тапкыр артты», — диде Татарстан Президенты. Аның сүзләренчә, республикада киләчәктә онлайнда нәтиҗәле эш алып бару өчен эшмәкәрләргә, шулай ук логистик үзәкләрдә эшләүче ялланып эшләүчеләргә программа эшләнгән. Проектның икенче чираты 4 гектар территориядә урнашачак, ә бинаның үз мәйданы 35,1 мең квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк. Структурага биш катлы киштәле мезонин, саклау зонасы, шулай ук сортларга аеру, төрү һәм төяп җибәрү зоналары керәчәк. «Ромекс» компанияләр төркеме — инвестиция-төзелеш холдингы, анда сиксәннән артык компания кергән. Компания Россиянең көньягында төзелеш тармагында лидерларның берсе булып тора һәм объектлар төзү һәм алардан файдалану буенча 23 елдан артык тәҗрибәсе бар.