Түбәнкамалылар чистартылган чүплек урынында иҗтимагый киңлек булдыру турында сөйләште
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың Прости авылы янында чистартылган чүплек урынында район халкы иҗтимагый киңлек булдыру турында фикер алышты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Халык белән очрашуны Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов ачты. «Без „Экология“ илкүләм проекты кысаларында Прости авылы янындагы чүплекне рекультивацияләү проектын тормышка ашыру мөмкинлеге алдык. Хәзер эшләр ахырына якынлаша һәм киләчәктә бу мәйданны ничек файдаланырга кирәклеген уйлар вакыт», — диде ул. Аннары түбәнкамалылар алдында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының икътисад һәм проект эшчәнлеге идарәсе башлыгы Илнур Насретдинов чыгыш ясады. Ул очрашуда катнашучыларга Прости авылы янында нинди эш башкарылуы һәм киләчәккә бурычлар турында сөйләде. Ул искәрткәнчә, рөхсәтсез чүплек совет чорында ук барлыкка килгән булган. Шул вакыттан бирле анда иске резина тупланган. Илкүләм проект кысаларында куркыныч объектны рекультивацияләү үткәрелде. Очрашу барышында, әлеге урынны иҗтимагый киңлек максатында куллану өчен тәкъдимнәр тыңланды. Элекке чүплек урынында балалар өчен тау чаңгысы базасы, мотокросс өчен мәйданчык, сирәк агачлар һәм үсемлекләр булган ботаника бакчасы, альпинизм өчен мәйданчык, эт җигеп йөрү урыны булдыру турында фикерләр яңгырады. Халык әлеге территорияне һава шарында очу өчен куллану мөмкинлеген дә сорады. «Барлык идеяләр һәм тәкъдимнәр профильле федераль ведомствога киләчәктә аларны гамәлгә ашыруны карау өчен тапшырылачак», — дип сүзне йомгаклады Ленар Әхмәтов.