Россиядә коронавирус белән авыручылар саны арткан
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны арту сәбәпле, катлаулы чор башлана. Бу хакта РФ вице-премьеры Татьяна Голикова ил Хөкүмәте каршындагы социаль өлкәдә попечительлек мәсьәләләре советы утырышында әйтте. «Хәзер яңадан катлаулы чор башлана. Бездә коронавирус белән авыручылар арта. Мин сездән сак булуыгызны, чикләү чараларын үтәвегезне, үзегезне һәм якыннарыгызны саклавыгызны сорыйм», — дип китерә ТАСС инфекция белән көрәш буенча оператив штаб башлыгы сүзләрен. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова сүзләренчә, Россиядә тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) һәм грипп сезонында өч атна дәвамында ковид белән авыручылар арту дәвам итә. РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ковидлы стационарларга барыннан да ешрак прививка ясатмаучылар эләүген әйтте. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Россия төбәкләрендә ковидка каршы чараларның нәтиҗәлелеген бәяләргә йөкләде. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков россиялеләрнең вакцинация дәрәҗәсен җитәрлек түгел дип саный. РФ Президенты Владимир Путин берничә тапкыр Covid-19 инфекциясеннән вакцинациясенең мөһимлеген ассызыклады, безнең препаратларның нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын билгеләп үтте.