Татарстанда коронавирустан биш кеше үлгән
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. Шулай итеп, 1935, 1947 һәм 1959 елда туган өч хатын-кыз, шулай ук 1952 һәм 1969 елларда туган ике ир-ат коронавирустан үлгән. 30 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, коронавирустан 748 үлем очрагы теркәлгән.