«КАМАЗ-мастер» экипажлары «Дакар-2022» ралли-рейдында катнашу өчен рөхсәт алды
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). «КАМАЗ-мастер» экипажлары «Дакар-2022» ралли-рейдында катнашу өчен рөхсәт алды. Тикшерү алдыннан һәркем коронавируска тест бирде.
«Тәҗрибәле катнашучылар өчен административ тикшерүләр гадәти хәл, алар сизелмичә дә узып китә. Яңа буын спорт машиналары КАМАЗ-435091 автомобильләре белгечләрдә кызыксыну уятты. Әлегә үзенчәлекле дизайнлы йөк машиналары матбугат чаралары вәкилләренең һәм җанатарларның игътибарын җәлеп итә», диелгән команда матбугат хезмәте хәбәрендә.
Узышларда дүрт экипаж катнаша. 2 гыйнварда Согуд Гарәбстанының Хаиль шәһәрендә 44нче «Дакар» башлана һәм 14 гыйнварда Джидда шәһәрендә тәмамлана. 2022 елның беренче көнендә старт подиумы һәм узышлар әзерлек башлана.