Аксубай районы башлыгы интернатта яшәүче өлкән кешенең Яңа ел теләген үтәде
(Аксубай, 1 гыйнвар, «Татар-информ», «Авыл таңнары» ). Аксубайда «Теләкләр чыршысы» традицион хәйрия акциясендә район башлыгы Камил Гыйльманов та катнашты. Камил Гыйльманов игелекле тылсымчы булды һәм Федоровка интернат-йортта яшәүче 61 яшьлек Нурия Кәбированың яңа ел теләген үтәде. Ул адресат янына шәхсән килде, аны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Нурия Кәбирова социаль учреждениедә ике ел яши, әмма сәламәтлеге торышына бәйле актив яшәү рәвеше алып бара алмый һәм шуңа күрә кул иҗатына өстенлек бирә. Читать дальше...