Равил Әхмәтшин ватандашларын Яңа ел бәйрәме белән котлады
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ватандашларын якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады. «Узып баручы ел 2020 ел кебек үк гади булмады. Пандемия сынавын дәвам итте. Ул тормышның барлык өлкәләрендә чагылды, планнарны үзгәртте, безне сакланып яшәргә мәҗбүр итте. Әмма катлаулы бу ике ел бер-беребезгә сак карарга, күрешеп аралашу мөмкинлегенең кадерен, ышанычның һәм ярдәмнең кадерен белергә өйрәтте. Авырлыкларга һәм яңа тормыш шартларына карамастан, Татарстан Вәкиллеге өчен 2021 ел элеккечә актив булды. Ел дәвамында республика министрлыклары белән Татарстан җитәкчелегенең беркетмә чараларына әзерлек, халыкара һәм икътисади мәсьәләләрне координацияләү буенча төп бурычларны гамәлгә ашырдык. Илчелекләр һәм чит ил компанияләре белән актив эшләдек. Республика структураларының хакимиятнең федераль органнары белән багланышларында ярдәм иттек. Без онлайн һәм офлайн күп чаралар үткәрдек, аларның яртысы ел саен үткәрелә башлады. Алар барысы да Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды. Узып баручы ел дәвамында бөек шагыйрьләребез – Муса Җәлил һәм Габдулла Тукайның юбилей елларын билгеләп үттек. Безнең ватандашларны берләштерү эшендә ярдәм итүчеләргә, шулай ук күп еллар дәвамында мөстәкыйль рәвештә Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә татар халкының милли мәдәниятен һәм тарихын саклау буенча зур эш башкаручыларга рәхмәт белдерәм. Безнең яшь буын белән горурланам. Вәкиллек каршында оештырылган Яшьләр советы ел саен мөһим чаралар саны һәм күләме белән активлаша һәм инициатива белдерә. Алар безне күп яңа бурычлар һәм проектлар көтүенә ышанам», диелгән котлауда.