Азнакайда район газетасына иң күп яздыртучыларны бүләкләделәр
(Азнакай, 31 декабрь, «Татар-информ», « Маяк », Таңсылу Саниева). 2022 елның беренче яртыеллыгына яздыру буенча редакция бәйге игълан иткән иде. Шул уңайдан редакциядә «Маяк» газетасына иң күп яздыртучыларны бүләкләү тантанасы үтте.
Бәйрәмдә район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да катнашып, газетага яздыруны оештыручы җирлек башлыкларына, мәгариф, спорт идарәләре, үзәк сырхауханә, почтамт җитәкчеләренә, аларның вәкилләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Маяк» газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов оешмаларның район газетасы белән тыгыз хезмәттәшлеге хакында бәян итеп, рәхмәт белдерде.
Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов быел барысын да уздырган. авылда «Маяк»ка язылучы кешеләр арасында шифаханәгә юллама, бозау һәм тагын бик күп зур бүләкләр уйнатылачак.
«Газетага язылучыларны сөендерү теләге белән шундый зур бүләкләр әзерләдек. Барлыгы 41 кеше язылды, бүләкләрне 31 декабрьдә уйнатачакбыз», — ди Назыйф Хәсәнов.
Район физик культура һәм спорт идарәсендә эшләүчеләрнең дә барысы да диярлек «Маяк» газетасына язылган.
«Редакция коллективы белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез. Һәр спорт ярышын, чараларны газета битләрендә, сайтларда яктыртып баралар», — диде идарә җитәкчесе Рәфис Миңнеханов.
Айдар Хәлиуллин һәм Фәрхәт Шәйхулов аларның барысына да Рәхмәт хатлары һәм бүләк сертификатлары тапшырды.