Яшел Үзәндә беренче тапкыр Кыш бабай йорты ачылды
(Яшел Үзән, 31 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән» ). Яңа ел алдыннан Яшел Үзән районы яшьләре һәм кунаклар, иң зур теләкләрен җиткерергә һәм күптән көтелгән бүләкләрен алырга кышның төп әкият герое янына кунакка килә.
Беренче тапкыр «Авангард» паркында шәһәрнең төп шәһәр чыршысы янында Кыш бабай йорты ачылды. Әкият локациясе булдыру инициативасын Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев хуплады.
«Безнең балаларның Кыш бабай белән аралаша, әкият дөньясына чума һәм могҗизага ышана алуы бик сөенечле хәл», — диде Михаил Павлович.
Кыш бабай йорты 25 декабрьдә ачылды. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар, ә җавап итеп кызыл тун кигән бабай балаларга бүләкләр бирә.