Рөстәм Миңнеханов «Менә ул бәхет» мюзиклын карарга тәкъдим итте
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга «Менә ул бәхет» мюзиклы белән Яңа елны үткәрергә тәкъдим итте. Мюзиклның кадрларын Инстаграм битендә бастырып чыгарган. «Дуслар, Яңа ел кичендә ТНВ телеканалы мюзикл тәкьдим итә. Кызык булачак дип вәгьдә бирәләр. Карыйбызмы?» — дип язган ТР Президенты.