Мишустин: 2021 ел россиялеләрне тагын ныграк берләштерде
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. «Бу бәйрәм бөтен буынны берләштерә, шатлык, аралашу җылысы, яхшы кәеф бирә. Без аны аерым хисләр һәм өмет белән каршы алабыз, яхшы үзгәрешләр көтәбез», — дигән федераль Министрлар Кабинеты башлыгы телеграммада. Россиялеләр бергә теләсә нинди проблеманы җиңәчәкләренә ышанычларын ныгытты. «Без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, яңа эшләр һәм башлангычлар өчен ачык. Чын йөрәктән Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет телибез», — дигән Премьер-министр.