Россия Президенты алимент түләмәүчеләргә карата законга имза куйды
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин алиментны тулы күләмдә түләмәгән өчен җаваплылыкка кагылышлы законнар пакетын имзалады.
Закон буенча Җинаять кодексының «Балаларга яки эшкә яраксыз әти-әнисенә алимент түләмәгән өчен» маддәсенә төзәтмәләр кертелә. Аның буенча алимент түләмәүчегә бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Хәзер бурычларын түләгән алиментчы җаваплылыктан азат ителәчәк. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.
Моннан тыш, Россия Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 маддәсенә дә үзгәреш кертелде. Аның буенча ике ай дәвамында алимент түләмәгән кешегә төзәтү эшләре, 10-15 тәүлеккә кулга алу яки 20 мең сум күләмендә штраф яный.