Татарстанда автобус белән фура һәлакәтеннән соң, бер йөртүче хастаханәгә китерелгән
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кичке сәгать сигез тирәсендә республиканың Алексеевск районында Юеш Көрнәле һәм Бутлеровка торак пунктлары арасында юл-транспорт һәлакәте булган.
Шаһитлар сүзләренчә, фура белән автобус бәрелешкән.
«Автобуста йөртүче генә булган, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән», — диде юл һәлакәте шаһитлары.