2022 елның гыйнварында «Әдәби марафон» үткәрелә
XVIII «Әдәби марафон» 2022 елның 1-21 гыйнварында үтәчәк. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Проект кысаларында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча әсәрләр укырга һәм әлеге әсәрдән иң кызыклы өзекләрне ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрләрендә үз сәхифәсендә #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән куярга кирәк. Проектның төп максаты — татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү. Проектны Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге оештыра.