Россиянең «Конвасэл» яңа вакцинасы 2022 елның беренче яртысында теркәлерергә мөмкин
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә җитештерелгән «Конвасэл» яңа вакцинасы 2022 елның беренче яртысы ахырына кадәр теркәлергә мөмкин. Без бу елның ахырына кадәр хисап бирергә планлаштырабыз. Әлбәттә, монда регулятор хәл итәчәк, төрле алымнар бар», — дип сөйләде Федераль медик-биология агентлыгы җитәкчесе Вероника Скворцова «Россия-24» каналына биргән интервьюда. Препаратны Санкт-Петербург вакцина һәм сывороткалар институты белгечләре эшләгән. Вакцинаны сынап карау бу елның июнендә тәмамланды — тикшеренүләр вакцинаның куркынычсызлыгын, иммунитет барлыкка китерүен һәм саклау потенциалын исбатлады. Вакцинаны елына 30 млн дозага кадәр җәелдерү өчен сәнәгать мәйданчыгы әзер, дип өстәде Скворцова. Аның сүзләренчә, рекомбинант препаратлар цехы куелган таләпләренә тулысынча туры килә.