Казанда «Россия буенча милли сәяхәт» китабын тәкъдим итү уңаеннан концерт узачак
21 апрельдә «Сабантуй» журналы нәшер иткән «Россия буенча милли сәяхәт» китабын тәкъдим итү уңаеннан, «Салават күпере» редакциясе, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә, «Россия буенча милли сәяхәт» дип исемләнгән концерт үткәрә.
Программада «СалаваTik» төркеме чыгышы, төрле милләт вәкилләренең җыр-биюләре, бүләкләр уйнату каралган. Бәйрәмдә балалар өчен татарча журналлар һәм китаплар сату да оештырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
- «Россия буенча милли сәяхәт» китабы Россиядә яшәүче 10 милләтнең гореф-гадәтләре, милли ризыклары, тел үзенчәлекләре, милли киемнәре, бәйрәмнәре, танылган шәхесләре белән таныштыра. Китапта халык мәкальләре, кызыклы фактлар да урын алган. Ә махсус катыргы карточкалар милли киемнәрне яхшырак күзалларга булыша.
Башлана: 17.00 сәгатьтә.
Урыны: Казан шәһ., Павлюхин ур., 57 йорт, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты.