Айнур Аскаров командасы Уфада «Клюква Сталина» фильмын төшерә
Кинорежиссер Айнур Аскаров командасы Уфада «Клюква Сталина» кыска метражлы фильмын төшерә.
«Фильм май азагында әзер була, премьера Мәскәүнең Үзәк кино йортында булыр дип планлаштырыла», дип хәбәр итә «Башинформ».
Фильмның икенче режиссеры Айнур Аскаров әйтүенчә, бу Никита Михалковның кинематография һәм театр сәнгате академиясе студентларының диплом эше.
Фильмның продюсеры — Анастасия Аскарова, режиссер — Руслан Римович, сценарий авторы— Айдар Акманов, куючы оператор — Вилдан Аскаров, куючы рәссам — Алия Бәйрәмгулова.