Татарстан Диния нәзарәте зәкят һәм фитыр нисабы күләме үзгәрүе турында белдерде
Татарстан мөфтияте Рамазан ае алдыннан Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы карары белән билгеләнгән зәкят һәм фитыр сәдакасы нисабы күләменең үзгәрүе турында хәбәр итә. Үзгәрешләр хәзерге вакытта алтын һәм көмеш бәясенең сату-алу базарында тотрыксыз булуы белән бәйле.Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
2022 елның 19 апреленә фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 38 675 сум, зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 426 275 сум.
Килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, Татарстан мөфтияте рәсми сайт аша нисабларның яңа күләме турында үзгәргән саен хәбәр итәчәк. Мөселманнар өчен мәҗбүри түләүләрне түләр алдыннан сайтта бирелгән нисабның актуаль күрсәткечләренә игътибар итәргә яки мөстәкыйль рәвештә нисаб күләмен исәпләп чыгарырга киңәш итәбез.
Фитыр сәдакасы һәм фидия күләмнәре үзгәрешсез кала.
- Нисаб ул – мөселман кешесенең әҗәтләрдән һәм кирәкле чыгымнардан тыш ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитыр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч.