Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең җитәкчесе сайланды
Бүген Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе үзенең исәп-хисап утырышын уздырды. Утырышта шулай ук Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе дә сайланды. Әлеге вазифага кабат моңа кадәр рәис булган Илдус Дәүләтов билгеләнде. Ул Оренбург өлкәсенең законнар чыгару Җыелышы депутаты да.
Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Утырышка өлкәнең 16 районы һәм 3 шәһәреннән делегатлар килгән иде. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.
Данис Шакиров утырыштан соң Оренбург шәһәрендәге Х.Ямашев исемендәге китапханә эшчәнлеге белән дә танышты. Шулай ук шәһәрнең татар яшьләре белән очрашты, диелә хәбәрдә.