Салават башкорт театры Флорид Бүләков истәлегенә «Go, Баламишкин!» премьерасын куйды
Салават башкорт дәүләт драма театрында танылган драматург Флорид Бүләков пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Go, Баламишкин!» (Алга, Баламишкин!) спектакленең премьерасы булды. Тамаша авторның 75 еллыгына багышланган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Спектакльнең рәссам-куючысы – Юлия Сираҗетдинова, композиторы – Ләйсән Шәрипова, хореографы - Эмиль Суяргулов. Аны яшь режиссер, театрның талантлы актеры Рафаэль Гайнуллин сәхнәгә куйган. Хәзерге вакытта ул З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының режиссерлар әзерләү бүлегендә V курста укый.
Спектакльдә халык яраткан актерлар – Башкортстанның атказанган артисты Якуп Шәрипов, Башкортстанның халык артисты Гөлфирә Сафиуллина, артистлар Рәмзия Мәксүтова, Янгүзәл Халикова, Фидан Шәяхмәтов, Риф Мусин, Револь Гыймалов, Лилия Байгильдина, Нәфисә Мәҗитова уйный.
Премьерага килергә өлгермәгән тамашачылар спектакльне бүген, 28 апрельдә, 19.00 сәгатьтә карый ала.