Апаста янгын сүндерүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Апаста янгын сүндерүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә .Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев коллектив белән очрашып, хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Озак еллар, нәтиҗәле эшләүче янгын сүндерүчеләр район башлыгының, район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларына ия булды. Бу турыда «Апас-информ» хәбәр итә.
"Сез, бәйрәм һәм ял көннәрендә тәүлекләр буе кизү торып, янгынга каршы көрәшәсез. Бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында зур профилактик эш алып барасыз. Сез теләсә-кайсы вакытта "кайнар нокта"га чыгып китәргә әзер. Шуңа күрә дә сезнең хезмәтегез халык арасында зур хөрмәткә лаек», - диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.