Якутскида «Татарстан скверы» ясыйлар
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевның Саха Республикасына (Якутия) эш сәфәре дәвам итә. Бүген ул «Татарстан скверы» булачак урынны карады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Булачак сквер урынына беренче таш Якутиядә Татарстан көннәре кысаларында салыначак. Чара 24-25 июньдә Якутск шәһәрендә уза.
Сквер өчен тәкъдим ителгән урыннарны, Васил Шәйхразыев белән бергә, Саха Республикасы (Якутия) Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Мясников, шулай ук Хөкүмәт һәм шәһәр хакимияте вәкилләре, баш архитектор да карады.
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев шулай ук шәһәр Халыклар дуслыгы йортында да булды. Ул биредә Якутскида яшәүче төрле милли оешмаларның эшчәнлеге белән танышты.