Казанның «Гаилә» мәчетендә хаҗга бару тәртипләренә багышланган дәрес була
Казанның «Гаилә» мәчетендә 5 июньдә «Хаҗ дәресе» була. Бу турыда мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның телеграмм-каналында хәбәр ителә.
«Быел хаҗга барырга җыенучылар өчен аның нечкәлекләре турында өйрәнүнең шәп ысулы», диелә бу хәбәрдә.
«Хаҗ дәресе» 12.00 сәгатьтә башлана. Мәчет Казанның Фәйзи урамындагы 2 нче йортта урнашкан.