«Әдәби кафе»да Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» китабын тәкъдим итү була
6 июнь көнне Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе була.
Яңа басманы «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Казан утлары» журналы редакциясе нәшер иткән.
«Элеккечә түгел без генә» китабын тәкъдим итү чарасы Казан шәһәренең Декабристлар урамында 2нче йортта урнашкан «Әдәби кафе»да була. Кичә 15.00 сәгатьтә башлана. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
Чарада катнашучылар өчен автордан автограф-сессия оештырылачак.