Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Азәрбайҗандагы яңа даими вәкилен билгеләде
Морат Гаделшин Татарстанның Азәрбайҗандагы даими вәкиле итеп билгеләнде. Шул хактагы указны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган, документ республика җитәкчесе сайтында дөнья күргән.
«Гаделшин Морат Әсфәндияр улын өч елга Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиле итеп билгеләргә», - диелә указ текстында.
Морат Гаделшин 1998 елда «Казан посады» территориясе префекты - Казанның Вахитов районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары вазифасын биләде. Аннары 1998-2005 елларда Татарстан башкаласы хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшләде.
2006-2009 елларда Татарстан Республикасыннан Бөтендөнья банкы белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплы булды, шуннан соң дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе (2009-2014 еллар) итеп сайланды. 2016-2021 елларда җиденче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты булды.
Татарстанның Азәрбайҗандагы даими вәкиле вазифасын 2013 елдан бирле биләгән Альфред Закиров элегрәк үз теләге белән әлеге вазифадан азат ителде.