Путин Әсгать Сәфәровны «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровны III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.
«Ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Сәфәров Әсгать Әхмәт улын III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләргә...», – диелә документ текстында.