Алексей Песошин «Татэнергосбыт» Директорлар советы утырышын уздырды
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Көн тәртибенә берничә мәсьәлә чыгарылган иде, алар арасында – 2022 елның беренче кварталында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, «Татэнергосбыт» АҖ үсеше программасын үтәү барышы һәм «Энергетика инфраструктурасы» юнәлеше буенча Татарстан Республикасының санлы трансформация стратегиясен тормышка ашыруда катнашу.
Әлеге мәсьәләләр буенча «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов һәм директорның үсеш буенча урынбасары Гөлнара Сәярова хисап тотты.
Утырыш ахырында Алексей Песошин барысына да яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм куелган бурычларны тормышка ашыруда уңышлар теләде.