Нурлат Сабантуенда понилар ярышы була
Нурлатта 11 июньдә узачак Сабантуена зур программа әзерләнгән. Быелгы бәйрәмдә понилар чабышы да булачак, программаны ат спорты мәктәбе укучылары тәкъдим итә.
Шулай ук мәйданда театральләштерелгән мәйданчык, балалар шәһәрчеге, «Осталар шәһәре» күргәзмәсе, «Халыклар дуслыгы» интерактив мәйданчыгы эшләячәк, дип хәбәр итә «Нурлат-информ».
Бәйрәм кунаклары спорт һәм күңел ачу ярышларында, милли уеннарда катнаша алачак, көрәш ярышын, «Сабантуй сылуы – 2022» бәйгесен тамаша кылачак. Шул ук көнне «Уйнагыз, гармуннар» фестивале һәм ат спорты ярышлары да була.